Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
14.01.2022 г.

Обучение граждан в рамках Федерального проекта «Содействие занятости» национального проекта «Демография»

ГКУ «Центр занятости населения г. Казани» информирует, что в настоящее время в завершающей стадии находится проект постановления Правительства Российской Федерации, утверждающий Положение о реализации мероприятий по профессиональному обучению и дополнительному профессиональному образованию отдельных категорий граждан на период до 2024 года в рамках федерального проекта «Содействие занятости» национального проекта «Демография».

В соответствии с данным Положением в 2022 году в рамках федерального проекта «Содействие занятости» национального проекта «Демография» пройти профессиональное обучение или получить дополнительное профессиональное образование могут граждане, относящиеся к одной из категорий:

  1. Граждане в возрасте 50 лет и старше, граждане предпенсионного возраста.
  2. Женщины, находящиеся в отпуске по уходу за ребенком до достижения им возраста 3 лет.
  3. Женщины, не состоящие в трудовых отношениях и имеющие детей дошкольного возраста в возрасте от 0 до 7 лет включительно.
  4. Молодежи в возрасте до 35 лет включительно, относящиеся к категориям:

– граждан, которые с даты окончания военной службы по призыву не являются занятыми в соответствии с законодательством о занятости населения в течение 4 месяцев и более;

– граждан, не имеющих среднего профессионального или высшего образования и не обучающихся по образовательным программам среднего профессионального или высшего образования;

– граждан, которые с даты выдачи им документа об образовании и (или) о квалификации не являются занятыми в соответствии с законодательством о занятости населения в течение 4 месяцев и более;

– граждан, находящихся под риском увольнения (планируемых к увольнению в связи с ликвидацией организации либо сокращением штата или численности работников организации);

– граждан, завершающих обучение в текущем календарном году по образовательным программам среднего профессионального или высшего образования, обратившихся в органы службы занятости, для которых отсутствует подходящая работа по полученной профессии (специальности).

Для участия в мероприятиях граждане, желающие пройти обучение, подают заявление о прохождении профессионального обучения и дополнительного профессионального образования с использованием Единой цифровой платформы в сфере занятости и трудовых отношений «Работа в России».

С перечнем компетенций, по которым будет организовано обучение, можно будет ознакомиться на Единой цифровой платформе «Работа в России» после утверждения изменений в Постановлении.

Обучение граждан в рамках Федерального проекта «Содействие занятости» национального проекта «Демография»

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» Федераль проекты кысаларында гражданнарны укыту

«Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2024 елга кадәрге чорга аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәне раслаучы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты соңгы стадиядә тора.

Әлеге карар нигезендә 2022 елда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем түбәндәге категориягә караган гражданнар алырга мөмкин:

  1. 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар
  2. 3 яше тулганчы бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар
  3. Хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар
  4. 35 яшькә кадәрге категорияләргә караган яшьләр:

– Чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай дәвамында эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар

– Урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмаган гражданнар

Белем һәм (яки) квалификация турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эшләмәүче гражданнар

Эштән китү куркынычы астында булган гражданнар (оешманың ликвидацияләнүенә йә штат кыскаруга яки оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителүгә планлаштырыла торган)

Агымдагы елда Урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәм алган һөнәре (белгечлеге) буенча туры килә торган эш булмаган гражданнар.

Чараларда катнашу өчен, укулар узарга теләгән гражданнар «Россиядә эш» дигән мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформа кулланып, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында гариза тапшыралар.

Укыту оештырылачак компетенцияләр исемлеге белән карардагы үзгәрешләр расланганнан соң «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында танышырга мөмкин булачак.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa